Саратов өлкәсенең Перелюб авылында балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе була
26 августта Саратов өлкәсенең Перелюб авылында беренче тапкыр балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Мостафин җитәкчелегендә Ивантеевка районы мөхтәсибәте оештыра.
Бәйгедә Ивантеевка, Перелюб, Пугачев районнары, шулай ук күрше Самара өлкәсеннән килгән 16 яшькә кадәрге яшь мөселманнар катнаша. Алар Коръәннең «Әл-Мүлк», «Әл-Фатиха» сүрәләрен, шулай ук өч кыска сүрәсен белү һәм укуда ярышачак.
Конкурста катнашучылар өчен кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән. Чарада катнашучыларны исә мавыктыргыч программа (лотерея, нәшидләр, тәм-томнар, милли ризыклар) көтә, диелә хәбәрдә.