Түбән Камада укытучыларга багышланган яңа трамвай маршруты эшли башлады
Педагоглар һәм остазлар елы кысаларында Түбән Камада укытучыларга багышланган яңа тематик трамвай йөри башлады. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Аның беренче пассажирлары — педагоги тармак ветераннары.
Трамвай 2нче һәм 6нчы маршрутлар буенча йөриячәк, дип хәбәр итте Түбән Кама районы башкарма комитеты матбугат сәркатибе Яна Енькова.