Миңнеханов РФ Президенты каршындагы илкүләм проектлар буенча совет утырышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин үткәргән Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзенең чыгышында Россия лидеры игътибарны Россия Федерациясенең 2022 ел нәтиҗәләре буенча Германияне узып китеп, дөньяның иң зур биш икътисады арасына керүенә юнәлдерде.
Дәүләт башлыгы шулай ук III квартал өчен федераль бюджет профицитлы булачак, ә гомумән алганда, 2023 ел нәтиҗәләре буенча бюджет дефициты планлаштырылган 2 проценттан артмаячак, дип фаразлады.
Моннан тыш, Путин Россия Банкына һәм ил Хөкүмәтенә рубльнең курсы үзгәрү белән активрак көрәшергә һәм бәяләр үсешен тоткарларга кушты.
Шул ук вакытта Президент хезмәт хакы үсеше динамикасын төбәк җитәкчеләре нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләренең берсе дип атады.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла.