Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2023

Быел оештырылачак «Печән базары» фестиваленең программасы билгеле

0
Быел оештырылачак «Печән базары» фестиваленең программасы билгеле

26 августта Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте дөньясында төп вакыйга – «Печән базары» татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале узачак. Фестивальгә быел ун ел.

Фестиваль программасында: дизайн-маркет, мода күрсәтү, балалар өчен мастер-класслар, лекторийлар, көндәлекләр һәм хатлар уку, фотозона, чәй эчү тантанасы, кино, бию остаханәсе, милли музыка оркестры һәм «СалаваTIK»лар балалар вокаль төркеме концерты, татар телендә медитация һ.б. чаралар каралган.

«Быел ул унберенче тапкыр оештырыла. Татар киемнәре модага керде, фестиваль географиясе шактый киңәде. Татар дизайнерлары саны шактый артты – әгәр ун ел элек фестивальнең беренче елында 12 дизайнер катнашса, соңгы елларда 400дән артык гариза килде. 10 ел эчендә «Печән базары» фестивале ике тапкыр Чаллыда, Әлмәттә һәм Омскида узды», - диде «Татар-информ»га фестивальне оештыручыларның берсе булган Гөлназ Бәдретдин.

Быел фестивальдә беренче тапкыр «Печән базары»нда мода күрсәтәчәкләр. «Барлык образлар фестивальдә маркетларда булган әйберләрдән тупланачак. Олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә фестивальдә татар стилендә тулы образ тупларга мөмкин. Заманча татар дизайнерлары, рәссамнары, кулинарлары, музыкантлары һәм башка иҗади индустрия вәкилләренең эшләрен күреп булачак. Фестивальдә башкорт халкы вәкилләре дә катнашачак, бу да үзенчәлекле традициягә әверелде», - диде Гөлназ Бәдретдин.

Моннан тыш, «Печән базары»нда лекцияләр тыңлап булачак. «Быелгы фестивальнең төп темасы - татар халкының бай кешеләре. Шуңа бәйле рәвештә, лекцияләрдә татар акчалары тарихы турында белергә, XIX гасыр татар инвесторларының исемнәрен ишетергә, ике гасыр элек татарларның нинди кием кигәннәрен белергә, шулай ук яңа һәм онытылган татар сүзләре буенча лекция-стендапта катнашырга мөмкин булачак. Татар олигархлары темасына фестивальнең тематик экскурсияләре дә була – «Татар бистәсе байлары», «Татарларның балачак дөньясы» һәм «Кабан аръягы мәчете», - ди оештыручылар.

Фестиваль кысаларында шулай ук «Казанский ШОВ» нәфис-документаль фильмы презентациясе узачак. Мастер-класслардан торган балалар мәйданчыгы эшләячәк. Биредә балалар өчен «СалаваТІКлар» балалар вокаль төркеменең концерт программасы оештырылачак.

Чәй зонасы XVIII-XX гасырлар чорындагы татар көнкүреше стилендә бизәләчәк. Татар милли киеме кигән һәркемне бушлай хуш исле үләннәрдән ясалган татар чәе белән сыйлаячаклар. Шулай ук «Ялкын» журналы редакциясе белән татарча медитация сеансында шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә, тематик фотозонада истәлеккә фотога төшәргә һәм Бию for you акциясендә татар биюе үзенчәлекләренә өйрәнергә мөмкин булачак.

«Печән базары» фестивале Илшат Сәетовның татар мөһаҗирләренең Төркиядәге язмышы турында «Казан ерак» документаль фильмын карау белән һәм Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры концерты белән тәмамланачак.

«АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ» (Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында)

12:00 - 13:00 фикер алышу: «Мин татар телен ничек өйрәндем?».

Дискуссиядә катнашучылар: Тимур Чиняев, Данил Идиатуллин. Модератор: Алсу Усманова - SkyTat татар телендә сөйләм клубы модераторы

13:00-14:00 фикер алышу: «Татарлар акча турында»

Дискуссиядә катнашучылар: Фаяз Хуҗин – археолог, тарих фәннәре докторы, Равил Ибраһимов – «Россиянең алтын запасы сере, яки Казан «Колчак алтыны тарихы» китабы авторы, Нурулла Гариф – туган якны өйрәнүче, тарих фәннәре кандидаты. Модератор: Айрат Фәйзрахманов - тарих фәннәре кандидаты.

14:00-15:00 «XIX гасыр инвесторлары: ә кем акча биргән?»

Спикер: Илдар Шәфыйков - тарихчы, туган якны өйрәнүче

15:00-15:20 «Кунакта»каналының YouTube презентациясе

Спикерлар: Мира Рахмат – «qul eşe» татар һөнәрләре мәктәбенә нигез салучы, Аида Яруллина – декоратор.

15:20-15:40 «Казанский ШОВ» нәфис-документаль фильмы презентациясе

Спикерлар: Бай Хәйруллин – режиссер, Мира рәхмәт - «qul eşe»татар һөнәрләре мәктәбенә нигез салучы,

15:40-16:40 Лекция: «Татарлар алай киеп йөрмәгән»

Лектор: Динә Гатина-Шәфыйкова - татар костюмы тарихчысы, этнограф

16:40-17:30 яңа һәм онытылган татар сүзләре: лекция-стендап

Лекторлар: Илдар Әюпов – «Теория» студиясе җитәкчесе, Рамил Агдиев – КВН Татар лигасы директоры.

МОДА КҮРСӘТҮ ҺӘМ ФОТОЗОНА (Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында)

18.00 сәгатьтә башлана. Мода күрсәтер алдыннан «Миллиард татар» порталының «fashion tatar» акциясенә йомгак ясалачак. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары фестивальнең махсус фотозонасында заманча татар костюмында фотога төшәргә тиеш булачак. Фотосурәткә төшкәннән соң, аны социаль челтәрләрдә #fashiontatarmt хештегы белән урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр биреләчәк.

КӨНДӘЛЕКЛӘР ҺӘМ ХАТЛАР УКУ

Гаяз Исхакый, Шәриф Камал, Рабит Батулла, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Заһидә Тинчуринаның хатларын актерлар 18.30-19.00 сәгатьтә палубада укыячак.

ДИЗАЙН-МАРКЕТ ҺӘМ ФУДКОРТ

Татарстан районнары, Уфа, Пермь, Омск, Төмән, Киров, Сочи, Мәскәү һ.б. төбәкләрдән барлыгы 80ләп дизайнер катнашачак. Маркет 12.00 – 22.00 сәгатьләрдә Кабан күле буенда – Иске татар бистәсендә эшләячәк. Фудкортта һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамында кунакларны татар чәе белән сыйлаячаклар. Шунда ук бал, казылык, как, хуш исле үләннәр сатып алып булачак.

ЭКСКУРСИЯЛӘР (җыелу - Мәрҗани мәчете янында)

Быел «Печән базары» фестивале кысаларында өч тематик экскурсия узачак.

12:00 «Бистә байлары». Экскурсовод: Рәдиф Кашапов - журналист, туган якны өйрәнүче.

14:00 «Татарларның балачак дөньясы». «Татар хатын-кызы дөньясы». Экскурсовод: Наҗия Галимова - рәссам, режиссер.

16:00 «Кабан арты мәчете». Экскурсовод: тарихчы Аскар Гатин.

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ МЕДИТАЦИЯ (Мәрҗани мәчете янындагы сәхнә, К. Насыйри урамы, 17)

13:00–15:00

Фестиваль вакытында татар телендә медитация сеансында шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә мөмкин булачак. Җәй буена «Ялкын» яшьләр журналы Казанда йога буенча татар телендә күнегүләр үткәрде. Бу проектның кульминациясе - татар телендә медитацияләр өчен «Печән базары» фестивалендә бүлмә.

БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ (К. Насыйри, 17)

Фестиваль вакытында балалар мәйданчыгы ачылачак, анда балалар өчен төрле мастер-класслар узачак.

12:00-16:00 «Мирас» балалар үсеше үзәгеннән кулинария мастер-классы һәм фотозона (3+)

12:00-16:00 киемдә һәм татар открыткаларында рәсем ясау (5+)

12:00-16:00 «Татар акчасы музее» Татар акчасы музееннан Алтын Урда чоры татар тәңкәләре символикасы белән буяулар (3+)

12:00-16:00 келәм чигү буенча остаханә (10+)

12:00-16:00 Мехенди, хна белән рәсем ясау (3+)

12:00-16:00 «Сыйныф сәгате» студиясеннән остаханә (6+)

12:00-16:00 «Мастер класс» студиясеннән магнитлар ясау буенча остаханә (6+)

12:00-16:00 «Сабыйлар»балалар үзәгеннән остаханәләр.

16:00-18:00 «СалаваТIKлар» балалар вокаль төркеме концерты (0+)

ТАТАРСТАН МИЛЛИ МУЗЕЕ МӘЙДАНЧЫГЫ (Мәрҗани урамы)

14:00–18:00 Беренче тапкыр «Печән базары» фестивалендә үз мәйданчыгын Татарстан Милли музее алды. Биредә фестиваль кунакларын лекцияләр һәм мастер-класслар көтә.

БИЮ FOR YOU (Мәрҗани урамы)

16:00–18:00 Юбилей елында татар биюләре буенча остаханә үткәрү традициясен яңадан торгызабыз. «Казан» ансамбленең балалар бию студиясе хореографы Нигина Низамиева барлык теләүчеләрне гармун аккомпанементында традицион татар биюе нигезләренә өйрәтәчәк.

КИНО («Иске шәһәр» Префектурасы сәхнәсе)

19:00–19:30 Илшат Сәетовның «Казан ерак» документаль фильмын карап булачак.

МУЗЫКА (Кабан күле палубасы сәхнәсе)

19:00–20:00 «Печән базары» юбилей фестивален Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры концерты тәмамлаячак.

Барлык чараларга керү ирекле.

  • Фестивальнең оештыручысы - Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Фестивальнең партнерлары: Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Казан парклары һәм скверлары Дирекциясе һәм «Иске шәһәр» префектурасы, «Салават күпере» журналы, «Миллиард татар» газетасы, «Ялкын» журналы.




Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Национальный конгресс по регенеративной медицине впервые пройдет в Санкт-Петербурге: ученые и врачи обсудят достижения и перспективы развития регенеративной биомедицины


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Обеспечим ученикам комфортные условия



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Булат Окуджава

В БРХК прошел Урок памяти Булата Окуджавы




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании

Никакой магии! В спортивном прогнозировании не бывает безусловных выигрышных стратегий


Новак Джокович

Новак Джокович низко оценил свою готовность к «Ролан Гаррос» и Олимпиаде-2024



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России