2023 елда Татарстан Рәисе премиясен алу тәртибе турында билгеле булды
23 августта гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен Татарстан Рәисе премиясенә дәгъва итүчеләрне тәкъдим итү башлана. Бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бүләкне кем алырга мөмкин һәм конкурска гаризалар кайда кабул ителүе турында сөйләде.
«Премия республикада 2015 елдан башлап гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә шәхси өлеш керткән өчен бирелә. Шулай ук зур социаль нәтиҗәгә ия булган һәм балаларның, ветераннарның, шулай ук мәгариф, мәдәниятнең төрле өлкәләрендә төгәл мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар өчен коммерцияле булмаган оешмаларга тапшырыла», - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Вәлиева сүзләренчә, 2018 елга кадәр ел саен биш премия бирелә иде: гражданнарга 250 мең сумлык ике премия, оешмаларга 400 мең сумлык өч премия. 2018 елдан премияләр саны сигезгә кадәр артты. Хәзер гражданнарга өч һәм оешмаларга биш премия тапшырыла. Премияләрнең күләме үзгәрмәде. Сигез елда бүләкне 55 лауреат алды, шул исәптән гражданнарга 21 шәхси премия бирелде, 34 оешма билгеләп үтелде.
«Җиңүчеләр арасында республиканың танылган оешмалары бар, аларның проектлары күпчелек гражданнарга билгеле. Алар - Илдар Баязитовның «Ярдәм» фонды, мигрантлар белән эшли торган «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы һәм башкалар», - диде Вәлиева.
2022 елгы премия лауреатлары арасында «Донор-Серч» донорлыкны үстерүнең коммерцияле булмаган партнерлыгы» ассоциациясе директоры Руслан Шекуров бар. Быел коммерцияле булмаган оешма үзенең ун еллыгын билгеләп үтә.
«Безнең эшне Татарстанда бәяләүләре күңелле. Безнең берничә проект федераль дәрәҗәдә үсте. Донорлык хәрәкәте бөтен ил буйлап актив үсә, безнең бергәлектә 200 меңнән артык кеше. Сәламәт һәм күрсәткечләр буенча туры килә торган һәр кеше кан тапшыра ала», - диде ул.
2019 елда Татарстанның Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Светлана Елакова премия лауреаты булды.
«Безнең проект республиканың муниципаль районнарында таралды. Без тәрбиягә алган гаиләләр клубларын үстерәбез, «Минем һөнәрем — ата-ана булу» проектын гамәлгә ашырабыз. Безнең оешмага илнең башка төбәкләреннән тәрбиягә алган гаиләләр ассоциациясе җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашуны сорап мөрәҗәгать итә», - дип сөйләде ул.
Хәзер оешма Казанда һәм республика районнарында тәрбиягә бала алучы ата-аналарның 14 клубын берләштерә. Клубларда ятим балаларның хокукларын яклауга һәм социаль ятимлекне профилактикалауга аерым игътибар бирелә.
Конкурста катнашу өчен документлар Татарстан Иҗтимагый палатасында 23 августтан 27 сентябрьгә кадәр кабул ителә.