Мәскәү Диния нәзарәте һәм Илкүләм юристлар ассоциациясе хезмәттәшлек турында килеште
Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдар Галәветдинов һәм Илкүләм юристлар ассоциациясе президенты Руслан Нагиев хезмәттәшлек һәм башланышлар турындагы меморандумны имзалады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хезмәттәшлек дин тотучыларга, аерым алганда, мөселманнарга һәм башкаланың мөселман дини оешмаларына ярдәм итү, аларның законлы хокукларын гамәлгә ашыру һәм дин иреген яклауда, хокукый тәрбия һәм белем бирү дәрәҗәсен күтәрүдә конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм җәмгыятьтә татулыкны саклау буенча уртак эшләрне башкару юлы белән гамәлгә ашырылачак.
Агымдагы елның 31 июлендә шундый ук меморандум Россия Илкүләм юристлар ассоциациясе һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте арасында төзелгән.