Казанда 22 катлы йортлардан торган 12 мең кешегә исәпләнгән яңа микрорайон төзеләчәк
Казан хакимияте Техническая, Кулагин, Тихорецкая урамнары белән чикләнгән территорияне планлаштыру проектын раслаган. Шәһәр башкарма комитеты чыгарган документларга караганда, Идел буе районында 40,6 гектар территориядә М1 микрорайонын төзү планлаштырыла. Ул 12680 кешегә исәпләнгән.
Торак төзелешеннән тыш, проектта социаль объектлар, күпфункцияле төзелеш зоналары, саклана торган объектлар территорияләре, бульварлар, парклар һәм скверлар бар.
Шулай итеп, яңа микрорайонда 1130 урынлы балалар бакчасы, 2386 урынлы мәктәп, 179 урынлы өстәмә белем бирү һәм мәдәни-ял итү учреждениеләре, тренажер залы һәм бассейны булган физкультура-сәламәтләндерү комплексы, спорт заллары һәм башкаларны төзү планлаштырыла.
Иң биек йорт 22 катлы булачак, фатирларның гомуми мәйданы 362 мең кв.м тәшкил итәчәк. Шул исәптән Техническая һәм Складская урамнарын реконструкцияләү планлаштырыла.
Торак йортларны һәм социаль объектларны төзү ике этапта узачак. Беренче этапта 64 мең кв.м торак, 3 мең кв.м коммерцияле биналар, 340 урынлы балалар бакчасы һәм башкаларны төзү планлаштырыла. Икенчесендә 298 мең кв.м мәйданлы торак төзергә җыеналар.