Казанда «Миллениум» күперенә зур милли бизәкле алка элделәр
Бу атнада социаль челтәрләрдә Казанның «Миллениум» күпере видеосы таралды, анда күпергә татар милли стилендә зур алка эленгән. Видеода бу ялларда узачак «Печән базары» фестиваленә чакыралар.
Ролик Әлмәтнең Dalina graphics визуаль эффектлар студиясе тарафыннан «Миллиард.Татар» проекты үтенече буенча әзерләнгән.
Искәртик, 26 августта Казанның Кабан күле буенда «Печән базары» хәзерге татар мәдәнияте һәм дизайны юбилей фестивале уза. Татар фестының ун еллыгына оештыручылар Fashion tatar модалы акциясен әзерләгән. Анда татар Кенын һәм Барбиен сайлаячаклар.
Шулай ук фестивальдә төрле проектлар, музыка һәм Мәскәү, Уфа, Омск, Төмәннән килгән осталарның ярминкәсе тәкъдим ителә.