Рөстәм Миңнеханов Россия театр сәнгате институтында Татарстан студентлары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия театр сәнгате институтында булды һәм Татарстан студентлары белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көндә ГИТИСта 1,8 меңнән артык студент белем ала, шул исәптән Татарстаннан – 42 кеше. Бу студентларның барлык театр белгечлекләре һәм әзерлек дәрәҗәләре буенча белем ала торган бердәнбер югары уку йорты.
Шулай ук «Россиядә дебют» проекты буенча да хезмәттәшлек үсеш ала, ул вакытта иҗади командалар төбәк театрларында спектакльләр куя. Республикада мондый спектакльләр Казан дәүләт яшь тамашачы театрында, Түбән Каманың Г.Тукай исемендәге татар дәүләт драма театрында, Чаллы, Әлмәт һәм Буа театрларында узды.
Рөстәм Миңнехановка уку корпусын күрсәттеләр, институт тарихын сөйләделәр, аннары Татарстан Рәисе республика студентлары белән очрашты.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте