Миңнеханов «Зенит» волейбол клубы президентын медаль белән бүләкләде
«Зенит» волейбол клубы президенты, Казаноргсинтезның инфраструктура һәм чимал проектлары буенча баш консультанты Рәфкать Кантюков «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Бу хактагы карарга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
«Республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен», – диелә бүген хокукый мәгълүмат порталында басылган документта.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов һәм Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.