Әлмәттә 20дән артык кеше «Геройларның хатыннары» фотокүргәзмәсендә катнашты
Әлмәттә 20дән артык кеше «Геройларның хатыннары» фотокүргәзмәсендә катнашты. Хатыннар һәм аналар портретлары экспозициясе «Нур» яшьләр психологик ярдәм үзәгендә эшли. Киләчәктә күргәзмә күчмә булачак, дип планлаштырыла.
«Татар-информ»га район матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, проектта махсус хәрби операциясендә катнашучы Әлмәт хәрбиләренең хатыннары гына түгел, аларның әниләре дә катнашырга ризалашкан. Ә иң тәэсирлесе хатын-кызлар ирләренең мундирлары белән фотога төшкән. Патриотик проектның бу идеясе ирләре Россияне саклаганда, хатын-кызлар аларга ныклы таяныч булуын күрсәтү.
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте
Проектта катнашучы Анастасия сөйләвенчә, аның ире хәзер махсус операция зонасында хезмәт итә, ә гаиләсе аны өендә көтә.
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте
Район башлыгы Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, очрашулар вакытында хәрбиләр Ватанны саклау һәм хәрби бурычны үтәү турында сөйлиләр, әмма иң эчкерсез хисләрен һәрвакыт балалар, хатыннары һәм ата-аналары турындагы уйлар уята.