Чирмешән районында 220 укучы мәктәпкә бүләк ителгән портфельләр белән бара
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйриячелек акциясе кысаларында Чирмешән районының 220 укучысына уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырдылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.
Район территориясендә эшләүче нефть компанияләре, төрле оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр бу балаларга сөенечле мизгелләр бүләк итте. Игелекле абый-апалары әзерләгән бүләкләрне район башлыгы Рамил Айбатов һәм районның башка җитәкчеләре тапшырды.
«Кадерле балалар, ата-аналар, укытучылар, сезне якынлашып килүче яңа уку елы белән тәбрик итәм. Җәмгыятебез өчен чит балалар юк, мәктәпкә һәр укучы шатланып барырга тиеш. Мин сезгә укуыгызда зур уңышлар телим, әти-әниләрегезне борчуларга салмагыз, мәрхәмәтле булыгыз, бары тик «5»ле билгеләренә генә укыгыз», – диде район башлыгы.
Бәйрәмгә чакырылгын аз керемле, күп балалы, әти-әниләре инвалид булган, тәрбиягә алынган, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балалар бүләкләрне күреп шатландыр. Әлеге ярдәмне алган балаларның 27се быел мәктәп бусагасыннан тәүге тапкыр атлап керәчәк. Гомумән, быел районда 1 сыйныфка барлыгы 145 укучы килергә тиеш.