Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында 50гә якын укучы портфельләр алды
Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды. Анда өч белем бирү учреждениесеннән балалар һәм аларның ата-аналары катнашты. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
Ленино-Кокушкино мәктәбеннән 23 беренче сыйныф укучысы һәм мобилизацияләнгән гражданнарның 9 баласы, Пановка авылыннан 4 беренче сыйныф укучысы һәм 2 бала, шулай ук Надеждино авылыннан 6 беренче сыйныф укучысы һәм 3 бала канцелярия товарлары белән портфельләр алды.