Рөстәм Миңнеханов Минзәлә көрәшчесенең гаиләсен очрашуга чакырган
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районының данлыклы көрәшчесе, Татарстанның көрәш буенча спорт остасы Ленар Загриевны гаиләсе белән очрашуа чакырды. Ул 25 августта Казан Кремлендә уза. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.
Республика көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Татарстанда яшәүче үрнәк гаиләләрне кабул итә.
Ленар Загриев озак еллар шәһәр гимназиясендә балаларга физик тәрбия бирә, аларны татарча көрәш серләренә төшендерә. Тормыш иптәше Гөлнара ханым гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укыта. Уңган гаилә ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә.