Казан мэры Кубогы өчен 60 шахматчы көрәшәчәк
28-30 август көннәрендә Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта Казан Мэры Кубогына традицион шахмат турниры узачак.
Ярышларда 60 спортчы катнашачак, алар арасында Европа чемпионы Владислав Артемьев, Россия чемпионы Алисә Галләмова, гроссмейстерлар Артем Тимофеев һәм Хуан Борхес Матос бар.
Уенны теләгән һәркем күзәтә ала, дип хәбәр итә ТР шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, узган ел турнир 42 шахматчыны берләштерде. Ярышларның приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. Турнир блицлары нәтиҗәләре буенча ТР башкаласыннан шахматчы Владислав Артемьев гроссмейстерлар арасында иң яхшысы булды, ә яшь спортчылар арасында Түбән Камадан Әмир Закиров җиңүче дип танылды.