Миңнеханов Яшел Үзән районында Волостнов исемендәге кадет мәктәп-интернатында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районына сәфәре вакытында Васильево бистәсендә Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге кадет мәктәп-интернатында булды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Учреждениегә 1929 елда нигез салынган. 2019 елда анда капиталь ремонт үткәрелгән, түбәсе, тәрәзәләр, инженерлык челтәрләре алыштырылган, йокы корпусы, санузел, уку кабинетлары, спорт залы һәм азык-төлек блогы ремонтланган. Шулай ук, 2 елдан территориясен төзекләндергәннәр һәм фасадын тышлаганнар.
Укучыларның гомуми саны 591, шуларның 84е интернатта яши. Янгын-коткару спортына зур игътибар бирелә. 2023 елның апрелендә кадетлар юниор командалары арасында «Коткару эшләре» компетенциясе буенча Татарстанның «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында җиңү яулаган. Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2023» Бөтенроссия чемпионат хәрәкәтенең сайлап алу этабында команда икенче урынны алган.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, мәктәп территориясендә яшь янгын сүндерүче һәм коткаручылар ярышларында катнашучыларны әзерләү үзәге төзү планлаштырыла. Анда янгын депосы, уку сыйныфы һәм тренажерлар белән ангар, киртәле янгын-коткару полосасы һ. б. булачак.
Татарстан Рәисе эш сәфәре белән Яшел Үзән районында. Ул Осиновода күппрофильле поликлиника ачты, шулай ук Васильево бистәсендәге «Дуслык» модульле спорт залында һәм «Мостопоезд 33» предприятиесендә булды. Исегезгә төшерәбез, бүген Васильевода икеләтә юбилей – ул 330 еллыгын һәм «шәһәр тибындагы бистә» статусын алуга 95 ел тулуны билгеләп үтә.