2024 елга бердәм дәүләт имтиханы биремнәренең проектлары чыкты
2024 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшырганда үзгәрешләр, математиканың база өлеше һәм химия фәненнән кала, башка барлык дисциплиналарга да кагылачак. Имтихан бланкларының күрсәтмә вариантлары Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) сайтында дөнья күргән.
«Бәяләү системасына төзәтүләр конкрет биремнәрнең һәм гомумән имтихан эшенең дифференциацияләү сәләтен арттырырга тиеш», – дип сөйләгән ТАСС агентлыгына Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәте.
Контроль-үлчәү материалларына өстәлгән яңа биремнәр мәктәпне тәмамлаучылар имтихан вакытында үз җавапларын дәлилләү, төрле мәгълүмат куллану һәм гамәли мәсьәләләрне хәл итү осталыкларын яхшырак күрсәтә алсын өчен эшләнгән, дип билгеләп үтә матбугат хезмәте.
Элегрәк Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча шәһәрнең иң яхшы мәктәпләрен атаган иде.