Сергей Собянин Динә Газалиевага Рәхмәт хаты тапшырды
Мәскәү мэры Сергей Собянин «Tatarstan Today. Дөньяга ачык» программасы авторы һәм алып баручысы Динә Газалиевага Рәхмәт хаты тапшырды. Бүләкне ул Татарстан һәм Мәскәү элемтәләре турында тапшырулар циклы һәм ике төбәкнең дуслык һәм хезмәттәшлеген ныгытуга зур шәхси өлеш керткәне өчен алды.
Бүләкләү тантанасы Халыкара музыка йортында, кичә башкалада Татарстан Мәдәнияте көннәре тәмамлану кысаларында узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Динә Газалиева Мәскәүдә 17 ел эшли, «ТНВ» медиахолдингы эшендә бу юнәлешнең җитәкчесе, шулай ук «Татмедиа» Республика агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле булып тора.