Быел Казан Кремлендә узган тантаналы чарага 47 гаилә чакырылган
Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән иң яхшы гаиләләрне кабул иттеләр. Ел саен оештырылучы бу чара инде унынчы тапкыр үтте. Быел республиканың төрле районнарыннан 47 гаилә хөрмәтләнде.
Чакырылган гаиләләрнең яртысыннан артыгы — күп балалылар. Әйтик, Азнакай районыннан Рәимбой һәм Олеся Рәхимовлар 14 ел бергә һәм алты бала тәрбияли, ә хәзер җиденче балалары тууын көтәләр.
«Бездә ике кыз һәм дүрт малай. Иң өлкән балага 14 яшь, иң кечесенә — ике. Алар безнең бик тату, бер-берсе өчен үлеп торалар. Олылары кечеләренә булыша. Тәрбиялибез, булдырабыз», — дип сөйли Олеся.
Рәимбой, балалар гаиләгә һәм Ватанга мәхәббәт белән тәрбияләнә, дип өсти. «Әти-әниләр безне яратырга өйрәтте, һәм без дә бер-беребезне яратырга, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә, үз илебезне кадерләргә өйрәтәбез», — дип уртаклаша ул.
Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Педагог һәм остаз елында оештырылган кабул итүгә күп санлы мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен дә чакырганнар. Мәсәлән, Әтнә районыннан Алсу Хәкимҗанова 23 ел укытучы булып эшли, Күңгәр урта мәктәбендә физика фәне укыта.
Ире Илнур белән алар инде 18 ел бергә гомер итә. Ул — Фәйзи Галиев исемендәге авыл хуҗалыгы куллану кооперативы җитәкчесе, медальләр, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
«Минем әти-әнием дә авыл хуҗалыгында эшләде. Безнең гаиләдә өч буын бергә яши. Ике бала тәрбиялибез,— ди Илнур. — Мондый чарада без беренче тапкыр. Сүз белән аңлатып бетереп булмастай тәэсирләр».
Моннан тыш, хөрмәтләүдә 50 еллык юбилейларын билгеләп үткән гаиләләр, шулай ук балалары хәзер махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче гаиләләр дә катнашты.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә унынчы кабул итү узды. Ун ел эчендә тантаналы чарада 500 дән артык пар катнашкан.