Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Бүген Мәскәүдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен хөрмәтләп искә алдылар. Күренекле татар әһеле һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Тантанада Татарстан вице-премьеры — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов, Муса Җәлил исемендәге 1186 нче мәктәп директоры Роза Шакирова һәм башкаладагы татар җәмәгатьчелегенең башка битараф булмаган вәкилләре катнашты.
Тантанада Әхмәтшин шулай ук совет хәрби җитәкчесе Мәхмүт Гәрәевның тууына 100 ел тулуга истәлек медальләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Муса Җәлил һәйкәле урнаштырылган Зябликово районының Ветераннар советы башлыгы Валентина Булгакова да бар.
Исегезгә төшерәбез, һәйкәл Мәскәүдә 2012 елда ачылган иде. Һәйкәлнең скульптура композициясен төзү һәм ясау чыгымнарын Татарстан җитәкчелеге үз өстенә алды, янында территория булдыру һәм төзекләндерүне исә — Мәскәү хөкүмәте. Скульптура авторы — Россиянең атказанган рәссамы Юрий Злотя, 2007 елда Муса Җәлилгә иң иң яхшы һәйкәл проекты бәйгесе җиңүчесе.
Алданрак Муса Җәлилне Казанда Кремль диварлары янында 1 Май мәйданында хөрмәтләп искә алдылар. Чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова катнашты.