Туфан Миңнуллинның туган авылындагы утары территориясендә соңгы эшләр тәмамланды
Драматург һәм дәүләт эшлеклесе Туфан Миңнуллинның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылындагы музей-утар территориясе төзекләндерү эшләреннән соң быел тәмамланган төс алды. Белгечләр язучының туган йорты тәрәзәләреннән күренгән күлне кабат торгызган, камыш һәм өрәңге куаклыкларын чистарткан. Туфан Миңнуллин чишмәсен, музей-утар һәм авылның яңа клубын яңартылган юллар тоташтырды. Эш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары инициативасы белән башкарылган.
Бүген, Туфан Миңнуллинның туган көнендә, Олы Мәрәтхуҗада, гадәттәгечә, истәлекле чаралар узды.
Бүген язучыга 88 яшь тулган булыр иде. Авылдашларының истәлекләренә караганда, исән чакта данлыклы якташлары үзенең һәр туган көн бәйрәмен алар белән билгеләп үтә торган булган. Туфан Миңнуллин үз авылын һәм монда яшәүче кешеләрне бик ярата иде.
Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллинның мемориаль музей комплексына 2022 елда нигез салына. Комплекс составына танылган татар драматургка караган өч йорт керә.