Саба газ хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына портфельләр бүләк иттеләр
Саба районы газ хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына портфельләр бүләк иттеләр. Мәктәп кирәк-яраклары салынган сумкаларны балаларга «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте әзерләгән. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.
Әлеге бүләк 16 балага тапшырылды. Уку әсбәплары салынган матур портфельләрне булачак беренче сыйныф укучыларына «Сабагаз» идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхетдинов тапшырды. Балаларга укуда сынатмыйча, тәртипле-тәрбияле булып үсүләрен, әти-әниләренә яңа уку елында уңышлар теләде.
«Укучы портфеленә ия булган балаларның алтысы күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр. Һәркайсы бүләк алганда канәгать елмаеп ихлас рәхмәтен җиткерде», диелгән хәбәрдә.