Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида «1нче скважина» мемориаль комплексына чәчәкләр куйды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районына эш сәфәренә килде. Анда Татарстан нефтен чыгаруга 80 ел һәм Ромашкино ятмасы ачылуга 75 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар оештырылды. Ул Шөгер авылындагы «Скважина № 1» мемориаль комплексына чәчәкләр салды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисен Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм нефть тармагы вәкилләре озатып йөрде. Миңнеханов ветеран нефтьчеләр белән дә очрашты. Аннары ул Нефть музее экспозициясе белән танышты, аның турында кыскача гына учреждение мөдире Ирина Фатыйхова сөйләде.
1нче скаважина 1943 елның 9 сентябрендә эшли башлаган (разведка скважинасын бораулау 1941 елның 6 июнендә). Беренче нефть ятмасын ачучылар истәлегенә скважина янында обелиск урнаштырылган. Ел саен бу урынга нефть тармагы ветераннары килә, нефть ятмасын беренче ачучылар истәлегенә «Өч буын очрашуы» уза.
Шөгер авылында Нефть музее Татарстан нефть тармагының беренче сәнәгать предприятиеләренең берсе булган Шөгер нефть-битум заводы урынында оештырылган. Ул 2015 елның 21 августында «Лениногорскнефть» нефть-газ табучы идарәнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ачылды. 2021 елда учреждение Санкт-Петербургта Бөтенроссия корпоратив музейлар конкурсында иң югары бәяне алды.