Ректорга каршы санкцияләр аркасында Казан федераль университетын «Microsoft»тан өзгәннәр
Казан федераль университетына (КФУ) Microsoft программасы белән куллану мөмкинлеген чикләделәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә университеттагы чыганаклар хәбәр итте.
Казан университеты Microsoft 365 облако, Microsoft Teams, OneDrive офисы, шулай ук белем алучыларның электрон почтасын куллана алмый.
Билгеле булганча, Microsoft техник ярдәмне чикләү сәбәбе - КФУ ректоры Ленар Сафинга каршы АКШ санкцияләре, дип белдерә.
Университетта ел башыннан ук Россия экосистемалары - Sber, VK һәм Яндекс белән эшләп караганнар. Шулай ук Яндекс 360 һәм Яндекс облако экосистемаларын да кертәләр. MS Teams урынына Webinar платформасы кертелә.
Искәртик, 2022 елның 30 сентябрендә АКШ Россиягә карата санкцияләрнең яңа пакетын кертте. Алар арасында КФУ ректоры Ленар Сафин да бар иде.