«Ялкын» журналы «Печән базары»нда татарча медитация үткәрде
«Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивалендә Тынычлык бүлмәсе эшли. «Ялкын» яшүсмерләр журналы биредә татарча медитация үткәрде.
«Ялкын» журналы июль аеннан алып, ике атнага бер тапкыр «Татмедиа» каршындагы скверда татар телендә йога үткәрде. Тынычлык бүлмәсе һәм татарча медитация – проектка нокта кую.
«Уңышлы килеп чыкты. Һәр дәрес саен яңа кешеләр күренде. Һәрберсендә кеше саны уннан да ким булмады, соңгысын паркта үткәрдек, анда, иртәнгә җидедә булуга карамастан, кырыклап кеше килде. Башта йога күнегүләре ясадылар һәм медитация белән тәмамладылар. Кайбер көнне кадакта басып тору да булды», – дип сөйләде «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин.
Йога дәресен Диләрә Фатыйхова алып барган. Татарча йога дәресләре һәм медитация аның сөйләмен яхшырткан.
«Диләрә татар телендә йога үткәреп карау теләге барлыгын белдерде, без күтәреп алдык. Йога буенча татарча терминнар юк. Үзе алдан әзерләнде, башта укып сөйләсә, алга таба сөйләмен яхшыртты, ышанычлы итеп алып барды», – диде Илназ Фазуллин.