Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида ремонтланган Яшьләр үзәген карады
Бүген Лениногорскида Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2022 һәм 2023 елларда Яшьләр үзәгенә (Кошевой ур., 28) ясалган капиталь ремонт сыйфатын бәяләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисен ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озатып йөрде. Министр билгеләп үткәнчә, яшьләр үзәкләренең матди базасын капиталь ремонтлау һәм ныгыту программасы төбәктә 2020 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Шуннан бирле 16 яшьләр үзәге ремонтланган, аңа 1 млрд 76 млн сум акча тотылган. 2023 елда алты яшьләр үзәгендә капиталь ремонт ясалган, ул 453 млн сумга төшәчәк.
Рөстәм Миңнеханов катнашында Лениногорск районы башкарма комитеты һәм югары технологияләр өлкәсендәге «ИT-парк» технопарк арасында яшьләр өчен «ИТ-парк» филиалының яшьләр үзәген ачу турында килешү имзаланды. Бу нәтиҗәле IТ-эшләнмәләр һәм стартап-проектлар өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Миңнеханов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында булачак 60 беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыруда катнашты. Үзенең чыгышында ул республикада балалы гаиләләргә ярдәм һәм үсеп килүче буынга игътибар өстенлекле булып торуын әйтте.
Яшьләр үзәгенең гомуми мәйданы - 1531 кв. метр, капиталь ремонт бәясе 143,2 млн сум тәшкил иткән. Монда 19 юнәлеш буенча мәйданчыклар булдыру планлаштырыла. 30 урынлы кече универсаль зал, репетиция, тавыш яздыру бүлмәсе, бию залы, тренажер залы, коворкинг/лектория, кафетерий, уен зонасы, киберспорт залы бар. Бинаның икенче катында ачык остаханә, яшьләр арт-резиденциясе, сөйләшүләр бүлмәсе, 54 урынлы зур күп функцияле зал, театр студиясе, грим һәм конференц-зал урнашкан.