Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида Боз сараен ачты
Лениногорскида бүген Боз сараен ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Лениногорск республиканың спортка күп игътибар бирелә торган шәһәрләре рәтенә керә.
«Шәһәр чаңгыда трамплиннан сикерү һәм узышу буенча спорт мәктәбе укучылары, «Нефтяник» хоккей командасы белән билгеле», - диде Татарстан Рәисе.
Яңа спорт объекты Лениногорск халкына Татарстанда нефть чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасы ачылуга 75 ел тулуга бүләк булды.
«Нефтяник» ясалма бозлы ябык шугалакны үз эченә ала, анда хоккей һәм фигуралы шуу буенча дәресләр узачак. Ярышлардан буш вакытта ул ирекле күмәкләшеп шуу өчен кулланылачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов «1нче скважина» мемориаль комплексына чәчәкләр куйды һәм булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды.