Красноуфимск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә футбол турниры узды
23 август көнне Красноуфимск шәһәренең үзәк стадионында 2013-2014 елгы балалар командалары арасында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә футбол буенча 8×8 турниры тәмамланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Командалар ике көн дәвамында көч сынашты. Беренче урынны «Торнадо» (Красноуфимск шәһәре) футбол клубы яулады, икенче урында «Спартак» командасы (Пышма), өченче урында «Красногорец» (Арти шәһәре) командасы.
Турнир ябылу тантанасында Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге консультанты Йосыпов катнашучыларны һәм кунакларны турнир тәмамлану белән котлады. Җиңүчеләр һәм призерлар Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләре белән бүләкләнде, шулай ук кубоклар һәм медальләр алдылар.