Силуанов Россия икътисады үсешен 2,5 процент дип фаразлады
Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча Россиядә тулаем эчке продукт 2,5 процентка һәм югарырак үсәргә мөмкин. Россия Финанс министрлыгы җитәкчесе Антон Силуанов CGTN каналына шундый фаразлар белдерде.
«Әгәр узган елда икътисад 2,1 процентка кимегән булса, быел без икътисадның үсүен көтәбез <...> 2,5 процентка, хәтта югарырак та булырга мөмкин. Шулай булгач, без узган чорда югалтканны кире кайтарырбыз дип әйтергә мөмкин», - дип саный министр.
Аның фикеренчә, 2023 елда инфляция 6 процент дәрәҗәсендә калачак. Финанс министрлыгы һәм Үзәк банк аны планлы күрсәткечләргә кадәр киметү өчен барлык кирәкле чараларны да кабул итәчәк.
Июньдә Россия Президенты Владимир Путин, Петербург халыкара форумында белдергәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча тулаем эчке продукт үсеше 2 проценттан да ким булмаячак.