Хезмәт министрлыгы:Татарстанда ачык вакансияләр саны эшсезләргә караганда 6 тапкыр күбрәк
Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хәзер 6 мең эшсез исәптә тора. Аларга 36 меңгә якын вакансия туры килә. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шулай дип сөйләде.
«Бүген Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе буенча иң түбән күрсәткечләрнең берсен били. Россия эшсезләр саны ягыннан тарихи минимумда — безнең өчен бу 0,3 процент. Ел башында 0,5 процент булган», — дип билгеләп үтте министр.
Шул ук вакытта, эш эзләүчеләр саны кимү тәкъдим базарының тараюына китерә, ә ул киләчәктә хезмәт базарына «бик уңай тәэсир итмәячәк», дип өстәде ул.
Моннан тыш, Зарипова хәерчелек дәрәҗәсе статистикасын китерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда бу күрсәткеч гомумроссия күрсәткеченнән ике тапкыр диярлек түбәнрәк — 5 процент. Республика әлеге сан белән ил буенча икенче урында, ул аны Мәскәү белән бүлешә.