«Печән базары»нда татар зыялыларының хатларын укыдылар
«Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале кысаларында татар зыялылары – Гаяз Исхакый, Шәриф Камал, Рабит Батулла, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Заһидә Тинчуринаның хатларын укыдылар.
Хатларны укыганда Кабан күле яр буенда «Тәрикәт» этно-төркеме музыкасы яңгырады.
- Рольләрдә: Заһидә Тинчурина – Тинчурин театры актрисасы Әдилә Хәсәнова. Гаяз Исхакый – Театр училищесының татар төркеме студенты Фирзәр Галимов. Рабит Батулла – Театр училищесының татар төркеме студенты Самат Хәбиров. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – Театр училищесының татар төркеме студенты Эльза Салаватова. Шәриф Камал – «Минбар» театр студиясе актеры Айназ Газизов.