Зәйнең Кадер авылында җирлек башкарма комитеты яңа бинасы төзелешенә 8,5 млн сум тотылган
Татарстанда соңгы елларда авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программасы эшли. Зәй районында да аның буенча берничә авыл җирлегендә яңа бина барлыкка килде, бүген чираттагысы Кадер авыл җирлегендә ачылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
8 миллион ярым сумга якын чыгымнар таләп иткән заманча төзелеш, бинаны сафка бастыруны да, җиһазландыруны да үз эченә алды.
«Элек авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре мәдәният йортындагы бер бүлмәдә урнашып эшли идек. Ә хәзер яңа бинадагы иркен кабинетларда төрле мәсьәләләрне хәл итүне уртага салып сөйләшү, авыл халкын мөрәҗәгатьләре буенча кабул итү мөмкинлеге тудырылды. Ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Уңайлы, якты кабинетлар, матур интерьер, барлык кирәкле элемтә тоташтырылган», — диде Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова.
Тантанада катнашучы район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов халыкка мөрәҗәгать итеп, актив яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Авылда төрле һөнәрчелек эшчәнлеге, фермерлык хуҗалыклары ачу, эшләтү өчен төрле дәүләт программаларыннан файдаланып кинәнеп яшәү мөмкинлегеннән файдалану мөһимлеген ассызыклады алар. Ә яңа бина актив эшчәнлек өчен киңәш алу, сезгә беренче ярдәм итү йорты булсын, диделәр.
Соңыннан төзелеш эшчәнлеген башкаручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.