Шыгырдан авылындагы «Гөлстан» мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлегенә гариза кабул ителә
Чувашиянең Батыр районындагы Шыгырдан авылында урнашкан Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Гөлстан» мәдрәсәсе дини-һөнәри белем бирү оешмасында имам-хатыйб (ир-атлар өчен) һәм ислам дисциплиналары укытучысы (хатын-кызлар өчен) белгечлекләре буенча читтән торып уку бүлегенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чувашиядә һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләрне мәдрәсәдә белем алырга чакыралар. Башка шәһәрләрдән килүчеләр яшәү урыны белән тәэмин ителә. Уку вакыты 3 ел 8 ай (4 курс) дәвам итә, уку тәмамлангач урта һөнәри белем турында диплом бирелә.
«Гөлстан» мәдрәсәсе Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте составында эшли. Мәдрәсәгә 2005 елда якшәмбе мәктәбе базасында нигез салынган, 2007 елның 14 ноябрендә теркәлгән. Биредә көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре бар.
Уку төгәлләнгәннән соң мәдрәсәне тәмамлау турында һәм Р.Фәхретдин исемендәге Россия ислам университетының өченче курсына керү хокукын бирә торган диплом тапшырыла. Мәдрәсәдә китапханә, ашханә һәм тулай торак бар. Россия ислам университеты дини уку йортын күрсәтмә әсбаплар һәм китаплар белән тәэмин итә.