Самараның «Яктылык» мәктәбе укучысы тхэквондо буенча дөнья чемпионатында җиңде
Самара шәһәренең «GRAND» Сугышчан сәнгать үзәге спортчысы, «Яктылык» мәктәбе укучысы Рифат Кыямов ИТФ тхэквондосы буенча дөнья беренчелегендә җиңде. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Тхэквондо буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге 19-27 августта Казахстанда уза. Турнирда 46 илдән килгән 900гә якын спортчы катнаша.
«Рифатны, шулай ук аның әти-әнисен һәм, әлбәттә инде, шәхси тренеры Сарычев Вячеслав Дмитриевичны чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз. Бу – иң югары дәрәҗә һәм лаеклы җиңү!» - диелә хәбәрдә.