Казан янында Татарстан Рәисе Кубогына гольф буенча ХIII Хәйрия турниры башланды
Бүген «Зөя калкулыклары» гольф-клубында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына гольф буенча ХIII Хәйрия турниры ачылды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Турнир «Гаилә Бергәләп» фонды ярдәмендә оештырылган. 2022 елда иганәчеләр һәм катнашучылар тырышлыгы белән 1,9 миллион сум акча җыйганнар. Барлык акча Казандагы «Өйдән ерактагы өйләр» фондына җибәрелгән. Бу – сабыйлары Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакыт дәвалана торган ата-аналар өчен бушлай гаилә кунакханәсе.
Быел ярышларда 19 команда катнашырга теләк белдергән. Кичә, 26 августта, шәхси этап узды, бүген исә турнирның тантаналы ачылышы һәм ярышларның команда этабы булды. Турнир башында 4 миллион 750 мең сум күләмендә хәйрия взносы җыелган.