Казанда үсмерләр балалар мәйданчыгында атыш оештырган, тикшерү башланган
Казанда балалар мәйданчыгында дүрт үсмер пневматик пистолеттан атыш оештырган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ачыкланганча, үсмерләрнең Хәйдәр Бигичев урамында атыш оештыруы турындагы хәбәр узган шимбәдә килгән. Урынга тиз арада полиция хезмәткәрләре юл тоткан, алар биредә дүрт үсмергә тап булган, берсенең кулында пистолетка охшаган әйбер күргәннәр.
Үсмерләр, балалар мәйданчыгындагы таучыкка мишеньнәр куеп, шуларга атып уйнаган икән. Соңрак пистолетның травматик корал булуы ачыкланган.
Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.
«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар чыгарылачак», - дип искәрттеләр ведомствода.