Рөстәм Миңнеханов: Иннополистагы «Дуслар» лагерына 10 илдән яшьләр килде
Иннополиста «Дуслар» Халыкара яшьләр лагеры уза. Анда катнашу өчен республикага 10 илдән егетләр һәм кызлар килде, дип белдерде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Телеграм-каналында ул 29 августка кадәр дәвам итәчәк сменаның эпизодлары белән уртаклашты.
«Иннополиста бу ялларда «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган «Дуслар» Халыкара яшьләр лагеры уза. Анда катнашу өчен республикага 10 илдән егетләр һәм кызлар килде. Яшьләргә уңышлар!» - дип язган ул фото астына.
Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның җәендә «Беренчеләр хәрәкәте»н оештыру турындагы указны имзалады. Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкләде.