КФУ профессоры: Россиядә түләмә эпидемиясе таралу өчен бернинди шартлар да юк
Россиядә түләмә (сибирская язва) авыруын йоктыру очраклары ачыкланса да, хәзерге вакытта әлеге инфекциянең таралуы өчен бернинди шартлар һәм алшартлар да юк. КФУ профессоры, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Альберт Ризванов шулай дип белдерде.
Кеше түләмәне, зарарланган тузанны сулап, һава-тамчы юлы белән дә, авыру хайванны караган вакытта да йоктыра ала. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Тувада, ә март аенда Чувашиядә түләмә йоктыру очракларының ачыклануы хакында хәбәр иткән иде.
Үз чиратында, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республикада әлеге авыру буенча вазгыять имин булуы, биредә йорт хайваннарына елына ике тапкыр вакцинация үткәрелүе хакында хәбәр итте.
«Түләмә авыруы таралуга юл куймас өчен, авыл хуҗалыгы хайваннарына вакцинация үткәрергә һәм үләт базларын контрольдә тотарга кирәк», - дип искәртте КФУ профессоры.
Россиягә түләмә эпидемиясе яныймы, дигән сорауга галим тискәре җавап бирде.
«Хәзерге вакытта эпидемия таралу өчен бернинди шартлар һәм алшартлар да юк. Әгәр сизелерлек сандагы терлек түләмә белән авырса, бу мөмкин булыр иде. Әмма бүгенге көндә берәмлек булган очрак та – гадәттән тыш хәл. Кеше терлекчелек белән шөгыльләнүен һәм терлекләр, шул исәптән кыргый хайваннар белән контактка керүен дәвам иткәндә түләмә йоктыруның аерым очраклары күзәтеләчәк», - дип хәбәр итте Альберт Ризванов.