Урал елгасында IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы өч этапта була
2023 елның сентябрь ахыры – октябрь башында Көньяк Уралда һәм Төньяк-Көнбатыш Казахстанда Урал елгасында IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Форум III этапта: Магнитогорск шәһәрендә (I этап), Саракташ, Сакмар районнары, Оренбург шәһәрендә (II этап) һәм Казахстан Республикасының Уральск шәһәрендә (III этап) була. Ул Бөтендөнья татар конгрессы һәм конгресс каршындагы Татар төбәкчеләре җәмгыятенең 2023 елга эш планы нигезендә үткәрелә.
15 августта Оренбург шәһәрендә «Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы активының чираттагы утырышында Оренбург өлкәсендә әлеге форумның II этабын әзерләү һәм үткәрү хакында фикер алыштылар.
Форумның II этабы 28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр була. Анда Россиянең 15 төбәгеннән һәм Казахстаннан килгән галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашыр дип көтелә.
II этап кысаларында «Оренбург өлкәсе татарлары: тарих һәм бүгенге заман» Бөтенроссия конференциясен, шулай ук түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр үткәрү ниятләнә.
Моннан тыш, Оренбург шәһәренең 280 еллыгы, Россиядә Укытучы һәм остаз елы, «Татарлар – гамәл стратегиясе» программасының төп пунктларын үтәү кысаларында үткәрелә торган форум барышында тарихи урыннар һәм туган якны өйрәнү музейлары, язмышлары Оренбург төбәге белән бәйле Муса Җәлил һәм башка күренекле татарларга кагылышлы истәлекле урыннар белән танышу планлаштырыла, диелә хәбәрдә.