Казанда мотоциклчы һәм җиңел автомобиль катнашында юл һәлакәте булган
Кичә Казанда мотоциклчы һәм җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Авария кичә кич Яңа Савин районында килеп чыккан. Россия автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе, Маршал Чуйков урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, борылышта юл бирмәгән һәм Kawasaki мотоциклы белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган 30 яшьлек мотоциклчыны хастаханәгә озатканнар.