Сентябрь башында Яшел Үзәндә «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!» хәйрия йөгереше була
3 сентябрьдә Яшел Үзәндә «Кеше приюты» проектының 5 еллыгына багышланган «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!» Хәйрия йөгереше була. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, ярышта меңгә якын кеше катнашачак. Чара «Маяк» спорт комплексында иртәнге сәгать 9га планлаштырылган.
Ярышта өч дистанция була. Балаларга 500 метр һәм өлкәннәргә 2,5 һәм 5 км дистанциягә йөгерү каралган. Йөгерештә катнашучылар өчен «Кеше приюты» проекты кысаларында павильоннарда бушлай кайнар ризык тарату оештырыла. Теләге булган һәр кеше мохтаҗларга кием-салым китерә ала. Балалар өчен анимацион программа, конкурслар оештырыла һәм бүләкләр таратыла.
Җыелган акча «Кеше приюты» проектының ярдәмгә мохтаҗ кешеләренә җибәреләчәк. Гомуми приз фонды 100 мең сум тәшкил итә.
- Ярышта катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узырга кирәк.
«Кеше приюты» проекты 2018 елдан гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычы - йортсыз һәм аз керемле кешеләргә түләүсез ярдәм итү. Бүгенге көндә республиканың ун шәһәрендә 15 ярдәм пункты эшли, аларда көн саен мохтаҗларга, пенсионерларга һәм халыкның якланмаган катламнарына ике меңгә якын порция кайнар ризык таратыла.