Казанның Декабристлар урамында троллейбуслар туктап калган
Казанда Декабристлар урамында «Энергетика университеты» тукталышы янында берничә троллейбус туктап калган.
Казанлылар «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, ток булмау сәбәпле, Декабристлар урамында троллейбуслар тезелеп баскан.
«Татар-информ»га «Метроэлектротранс» предприятиесендә хәбәр итүләренчә, троллейбусларның туктап калуына трос өзелү сәбәп булган.
«Трос өзелгән. Урында эшчеләр эшли», - дип сөйләделәр ведомствода.
Якын арада троллейбуслар хәрәкәт итә башлаячак.