Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министры ярдәмчесе Мартынов белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларын бетерү министрының ярдәмчесе Даниил Мартынов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар ведомствоның агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре, шулай ук республика территориясендә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау чаралары турында фикер алышты.
Очрашуда Россия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларын бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин катнашты.