КФУ метеорологы 1 сентябрьдә Казанда һава торышының нинди булачагын әйтте
Алдагы бәйрәм көннәрендә — 30 августта һәм 1 сентябрьдә – Казанда явым-төшемсез рәхәт һәм җылы һава торышы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Бәйрәм көннәре коры һәм җылы булачак. 30 август — Республика көнендә Казанда көндез 20 градуска кадәр, ә 1 сентябрьдә – Белем көнендә – 22 градуска кадәр җылы булачак», – ди ул.
Алдагы көннәрдә эсселек яки яңгырлар булмаячак, дип өстәде ул.
Галим әйтүенчә, якын ункөнлектә Казанда температура климат нормасыннан бер градуска югарырак булачак.