Казан дәүләт мәдәният институтында «Арт-галәм» хакатоны узачак
13-14 сентябрь көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «Арт-галәм» («Арт-вселенная») хакатоны узачак. Ул «KazanDigitalWeek-2023» Халыкара форумы кысаларында digital-инновацияләрне креатив индустриягә җәлеп итү максатыннан оештырыла.
Хакатон — программист, дизайнер, проект менеджерлары бергәләп бик кыска вакыт эчендә тормышның төрле өлкәләренә караган мәсьәләләрне чишүнең прототипларын булдыра торган чара.
Хакатон мәйданчыгы мәдәният һәм инновацияләр чигендә продукт алу өчен мәдәният, сәнгать экспертларын һәм программа белән тәэмин итүчеләр һәм IT-компания вәкилләрен бергә берләштерәчәк.
48 сәгать эчендә катнашучыларга инновацион сәнгати бурычларның прототибын эшләргә, шулай ук үз эшләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә кирәк.
Хакатонда Россия Федерациясе мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары, югары уку йортлары студентлары, шул исәптән чит ил студентлары катнаша. Иң яхшы проект авторлары акчалата грант алачак. Катнашучылар 10 сентябрьгә кадәр теркәлә.
Хакатон ел саен дистәләгән яшьләрне җыя: узган ел Россиянең төрле төбәкләреннән 115 вәкил катнашкан, 54 катнашучы хакатон финалисты булган, ә проектлар эшләгән һәм аларны уңышлы яклаган 3 команда җиңү яулаган.