Юрий Данилов Николой Морозовны Казан мәдәният институтына укытырга кайтаруны сорады
Кинооператор Юрий Данилов үзенең уңышлары өчен педагогы Николай Морозовка рәхмәтләрен җиткерде һәм аны Казан дәүләт мәдәният институтына укытырга кайтару мәсьәләсен күтәрде.
«Мин үземнең операторлык карьерамда ниндидер уңышларга ирешкәнмен икән, бу бары тик Николай Алексеевич остазлыгы нәтиҗәсе. Морозов остаханәсендә белем алган барлык студентларга да аның тәэсире зур булды», диде Юрий Данилов бүген Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге үзенең чираттагы XIII отчет-сайлау конференциясендә мәдәният министры Ирада Әюповага мөрәҗәгать итеп.
Ул үзенең сүзләренә фильмнары Канн һәм Сан-Себастьян кинофестивальләрендә катнашкан курсташы Айдар Шәриповның да кушылуын ассызыклады.
«Без Морозов остаханәсендә укыган елларыбызны сагынып искә алабыз. Николай Морозовның педагогик һәм кинооператор таланты алга таба да яшь буынга бик кирәк. Аның кино сәнгатенә уникаль карашы профессиональ үсеш өчен әһәмиятле», дип дәвам итте ул.
Юрий Данилов киләчәктә Николай Морозов Казан дәүләт мәдәният институтында укыткан очракта аның студентларын үзе белән практикага алырга вәгъдә итте.
Ирада Әюпова бу мәсьәләдә Россия Мәдәният министрлыгы белән сөйләшергә вәгъдә итте.
Николай Морозов әйтүенчә, аның хәзер институтта дәресләре юк, җитәкчеклек тарафыннан ниндидер аңлатма да юк. Ә аның чыгарылышы әле дә шалтыратып хәл сорашалар, остазларының бүгенге институтта укытмавына борчылалар.
- Юрий Данилов һәм Айдар Шәрипов – Россия күләмендә танылган киноператорлар. Алар Казан мәдәният институтында танылган киноператор һәм кинорежиссер Николай Морозов остаханәсен тәмамлаганнар.