Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан булган Россия Геройлары белән очрашты
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика көне алдыннан Татарстанның Россия Геройлары белән очрашты. Ул бу хакта Телеграм-каналында язган.
«Аларның һәркайсы илнең горурлыгы! Без сезнең белән горурланабыз!» - дип язды республика җитәкчесе һәм очрашудан фоторәсемнәр куйды.
Фотолардан күренгәнчә, сөйләшүдә катнашучылар арасында Рәсим Баксиков («Алеша» танкы командиры), Алексей Волосков, Ирек Магасумов, Артур Орлов, Александр Супонинский, Роман Черемухин булган. Аларның күбесе махсус хәрби операция барышындагы батырлыклары өчен Россия Герое исеменә лаек булды.