Игорь Комаров: Татарстанда традицияләрне саклауга аеруча җаваплылык белән карыйлар
Татарстанда традицияләрне саклауга, яшь буынга әхлакый тәрбия бирүгә аерым җаваплылык белән карыйлар. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казан глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында белдерде. Ул республика җитәкчелегенә бу эшләре өчен рәхмәт әйтте.
«Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләре - дөнья үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе», - диде Комаров.
Россия традицион кыйммәтләрне суверенитетны ныгытырга, күпмилләтле һәм күпконфессияле илнең бердәмлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган җәмгыять үсешенең нигезе буларак карый, диде ул.
Комаров сүзләренчә, мәгариф, тәрбия һәм яшьләр белән эшләү Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләренең берсе буларак билгеләнгән.
Ахырда Тулы вәкаләтле вәкил Татарстанда яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр - Республика көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады.