Татарстанда «ГАЗель» фурага бәрелгән һәм яна башлаган, йөртүчесе үлгән
Татарстанның Менделеевск районында юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, М7 юлының 27нче чакрымында «Газель» йөртүчесе зур тизлек белән Isuzu йөк машинасына килеп бәрелгән һәм яна башлаган. Авариядә «ГАЗель» йөртүчесе үлгән.
Белгечләр фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.