Миңнеханов: Казан яшьләр белән элемтәләр буенча халыкара проектлар өчен хаб булырга әзер
Казан халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проектларын гамәлгә ашыру өчен хаб булырга әзер. Бу хакта Казан глобаль яшьләр саммитында катнашучы илләр вәкилләре - Ислам хезмәттәшлеге оешмалары ил-әгъзаларының яшьләр эшләре буенча ведомство җитәкчеләре белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов әйтте. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без алмашу программалары, уртак мәктәп инициативалары аша халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерүдә потенциал күрәбез. Казан халыкара яшьләр хабы булырга һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен әзер», - диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Россия балаларны тәрбияләү һәм яшьләрнең үз юлларын табуда ярдәм итү өчен тигез мөмкинлекләр тудыру мәсьәләләренә зур игътибар бирә.
«Бүген республикада кирәкле инфраструктура бар. Алар - зур балалар лагерьлары челтәре, яшьләр һәм яшүсмерләр клублары, шулай ук экстрим-парклар. Университетлар һәм махсус икътисадый зоналар булган яңа шәһәрләр төзелә, авыл яшьләренә, яшь галимнәргә, яшь гаиләләргә ярдәм итү программалары эшли, даими рәвештә тематик фестивальләр һәм форумнар уза», - дип санап үтте Татарстан Рәисе.